“Купол” электромеханика заводы генераль директоры Фәнил Газис улы Зыятдинов шушы көннәрдә үзенең олы юбилеен – 70 яшен билгеләп үтте. Ижевск шәһәрендә чыгучы “Хәерле кич” тапшыруының иҗат төркеме Фәнил әфәнде белән очрашып, аның хезмәт һәм тормыш юлы белән танышты. Фәнил әфәфнде заводтагы үзгәрешләр хакында сөйләде.
Ф.Зыятдинованың нигез тамырлары Әгерҗе районы Нарат авылына барып тоташа. Бабасы мулла булган, балаларны укытуга күп вакытын биргән. Бүген оныгы да үсеп килүче буын турында кайгырта. Яшьләр өчен заводта бик күп мөмкинлекләр тудырылган. Милләттәшләребез заводта күп. Алар генераль директорның төптән уйлап эш итүен, килеп туган проблемаларны хәл итүдә кешеләр фикере белән исәпләшүен, гомумән, үрнәк җитәкче, олы шәхес булуын җиткерде.