135 ел узса да, бөек Тукаебызның педагогик карашлары тулысы белән бүгенге педагогика таләпләренә туры килүен аңлыйбыз, тоябыз, яратып укыйбыз. Аның иҗаты сабыйларыбызны кечкенәдән үк гүзәллек патшалыгының хозурлыгын тоярга, акны-карадан аерырга өйрәтә. Гадел караш, киң күңеллелек тәрбияли, туган телебезгә мәдхия җырлый.
Шигъри юлларга салып:
Туган җирләр илһам биргән,
Моң алгансың халкыңнан.
Синең иҗат кыйммәт безгә –
Кыйммәт мәрҗән, алтыннан, дип горурланып сөйлибез!
Шигърият бәйрәме белән, дуслар!!!
Хөрмәт белән, Түбән Кама шәһәренең 64 нче “Сөембикә” балалар бакчасы коллективы.