4 нче декабрь көнне, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Көнчыгыш залында Шамил Зиннур улы Закиров исемендәге театр коллективларының ХХI төбәкара “Идел йорт” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды.
Чара “Апуш” татар балалар театр студиясенең Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче төркем шәкертләре белән башланып китте.