Бик күп төбәкләрдән аермалы буларак, Ульяновскида 5000 кешелек Ифтарны татар иҗтимагый оешмалары белән бергә быел да өлкәнең Губернатор аппараты да әзерли. Борынгы Сембердә быелгы изге аш мәҗлесе 21 мартта узачак. Ә аңа әзерлек эшләре инде гыйнвар азагында ук башланган. Шунысы мөһим – Ифтарны оештыруда һәр елны төбәктә эшләүче барлык татар оешмалары да бердәм булып актив катнаша. Быелгы зур Ифтарга әзерлек эшләре барышы турында бу төбәктәге үз хәбәрчебез Рамис Сафин бәян итә.