Ел азагында һәр җирдә дә башкарылган эшләргә йомгак ясау, нәтиҗәләр чыгару гадәткә кергән. Ульяновск өлкәсенең мәгариф министрлыгы һәм төбәкнең татар милли-мәдәни автономиясе әле яңа гына “Иң яхшы ана теле укытучысы-2020” конкурсына йомгак ясап җиңүчеләрне билгеләделәр. Анда өлкәнең шәһәр һәм авылларыннан 30 дан артык татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты. Быелгы җиңүчеләрне яңа ел алдыннан беренчеләрдән булып Рамис Сафин котлап кайтты.