Башкортстан Республикасының «Чакматаш» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Ирек Бакиров үз чыгышында телебезне, милләтебезне саклау мәсьәләләренә тукталды. Татарстан белән Башкортстан арасында татулык-дуслык мөнәсәбәтләре саклануының әһәмиятен ассызыклады. Ике республика арасында мондый элемтәләрне булдыра алган Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде.
Бу хакта ул Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан уздырылган “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумында белдерде.