Биредә ел дәвамында балалар өчен халкыбызның онытыла башлаган йолаларын, гореф-гадәтләрен, уеннарын яңартып “Кошлар көне”, “Каз өмәсе”, “Сөмбелә”, “Карга боткасы”, “Боз китү” кебек бәйрәмнәре уздырыла, балалар бакчалары мөдирләре, тәрбиячеләре өчен семинарлар оештырырла. Шунысы игътибарга лаек, аларны оештыруда балаларның әби-бабайлары, әти-әниләре дә бик теләп катнаша.
Сүзебез Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы бистәсендәге “Гөлчәчәк” балалар бакчасы хакында бара. Шушы көннәрдә генә безнең хәбәрчебез Рамис Сафин бу бакчадагы “Аулак өйдә кич утыру” дип аталган йоланы күреп кайтты.
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Иске Кулаткы бистәсендәге “Гөлчәчәк” балалар бакчасында “Аулак өйдә кич утыру” йоласы узды