14 июль көнне Курган өлкәсенең Әлмән авылында IX Бөтенроссия авыл Сабан туе узды. Милли бәйрәмгә җыелган кунакларны Курган өлкәсе губернаторы Андрей Кокорин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Республикасы Дәүләт җыены – Корылтае рәисе урынбасары Юмабикә Ильясова сәламләде