Нурия ханым Бишкек шәһәрендә балаларга татар телен өйрәтә. Аның укучылары туган телдә сөйләшә, җырлый, татар теле буенча олимпиадаларда призлы урыннарга лаек булалар. “Очрашу урыны-Казан” тапшыруында ул Бишкектагы милләттәшләребез тормышы хакында сөйли.