Бүген «Казан» агросәнәгать паркында Kazan Halal Market халыкара хәләл продукция ярминкәсенең рәсми ачылышы узды. Чараны Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ачып җибәрде.
Әлеге ярминкәдә Ислам дөньясы илләренең алдынгы компания-җитештерүчеләренең товарлары тәкъдим ителде. Бөтендөнья татар конгрессы әзерләгән «Татар базары» ндагы милли брендлар һәм хәләл продукция белән Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Яскәр улы Уразаев таныштырды.