20 майда Казанда татар хатын-кызларының 6 нчы Бөтендөнья җыены ачыла. Җыенда халкыбызны борчыган мөһим мәсьәләләр, аерым алганда, гаилә, балаларны тәрбияләү, белем бирү проблемалары да күтәреләчәк. Җыенны үткәрүгә бәйле берничә сорау белән без “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисовага мөрәҗәгать иттек.