Данис Шакиров җиңүчеләрне Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. “Җәлил укулары”нда 40 мең кеше катнашты. Алар – илебезнең 39 төбәгеннән һәм 6 чит илдән. Елдан-ел катнашу географиясе арта. Димәк, әлеге эш үзенең кирәклеген, актуальлеген раслый. Иң яшь катнашучы Татарстаннан, аңа 4 яшь, иң өлкән катнашучы Ерак Көнчыгыштан, аңа 88 яшь”, – диде Данис Фәнис улы.