tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Кикино авылындагы “Маһирә һәм Айшә мәчете”

ВИДЕО: Кикино авылындагы “Маһирә һәм Айшә мәчете”

Тагын берничә көннән Пенза өлкәсенең иң зур татар авылларының берсе-Кикино халкы авылдагы “Маһирә һәм Айшә мәчетенең” унбиш еллыгын бәйрәм итәчәкләр. Әлеге мәчетне нәсел тамырлары шушы авыл белән тыгыз бәйләнгән эшмәкәр Камил Дәүликамов тулысы белән үз акчасына салдыра. Тулы бер комплексны тәшкил итүче бу мәчеттә бүген сабыйлар һәм өлкәннәр өчен уку бүлмәләре, китапханә эшләп тора. Күптән түгел генә заманча итеп никах уку һәм мәҗлесләр уздыру залын ачканнар.

Безнең хәбәрчебез Рамис Сафин Кикинода булып әлеге гадәти булмаган мәчет комплексы эшчәнлеге белән танышып кайтты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*