30 майда Калининград, Санкт-Петербург, Казан, Яшел Үзән, Самара һәм Австралия татарлары катнашында видео-конференция булды.
Очрашуда Санкт-Петербург татарлары порталының алдагы үсеше мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Бүгенге көндә порталның 3 меңгә якын язылучысы бар. Ул Төньяк-Көнбатыш татарлары өчен иң төп мәгълүмат каналларының берсенә әверелде, дип хәбәр итә ТРның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Инстаграмдагы битендә.