Татар хатын-кызлары түзем, сабыр булуы белән аерылып тора. Гаиләсе, балалары өчен җанын да кызганмый. Магнитогорск шәһәрендә гомер итүче Гайшә апа да әнә шундыйларның берсе. Аңа 97 яшь. Тормышны яратуына, тырышлыгына шаккатарлык. 90 яшенә кадәр эшли ул. Сугыш чорының да ачысын-төчесен татыган. “Яңа гасыр” каналында “Татарлар” тапшыруы әзерләгән репортажны тәкъдим итәбез.