Бүген, 16 май көнне, Казахстан Халыклары Ассамблеясе рәисе урынбасары Марат Азилханов җитәкчелегендәге делегация Бөтендөнья татар конгрессында булды. Биредә алар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев белән очраштылар. Марат Азильханов очрашудан соң үзенең уй-кичерешләре хакында сөйләде, “Дөнья” студиясе өчен интервью бирде.