Форум эшендә илебезнең 74 төбәгеннән – Калининград өлкәсеннән Сахалин һәм Камчаткага кадәр 1 мең 49 делегат катнашты. Быел беренче тапкыр Херсон һәм Запорожье өлкәләре вәкилләре дә килеп кушылды. Иң зур делегация, гадәттәгечә, Башкортстан Республикасыннан – 119 кеше. Иң өлкән делегат – 97 яшьлек Харис хәзрәт Салихов, Татарстан Республикасы делегаты, иң яше – 17 яшьлек Камил хәзрәт Идиатуллин, Оренбург өлкәсенең Кряжа авылы имамы.