19 нчы июньдә Балтачта 40тан артык районнан килгән ханымнар «Ак калфак» ижтимагый оешмасының күчмә утырышында катнашты. Ул «Милли уеннар — тәрбия хәзинәсе» дигән темага оештырылган иде. К;адрия Идрисова җитәкчелегендәге иҗтимагый оешма мондый очрашуларны даими оештырып тора. Гомумән алганда, “ак калфак”лылар шул рәвешле елына 4-5 тапкыр төрле юнәлешләрдә тәҗрибә уртаклаша. Балтачта алар Таузар, Карадуган һәм Җәлил хәзрәтнең туган авылы Бөрбашка барды. балалар бакчаларында сабыйларга тәрбия бирүнең матур үрнәкләре белән таныштылар.