Узган ел ахырында Мөслим районында IV Бөтенроссия “Каз өмәсе-2024” фестивале узды. Анда бәйге җиңүчеләрен бүләкләделәр, ярминкә оештырылды, конференция узды. Чарага Россиянең төрле төбәкләреннән каз үстерүчеләр, халкыбыз йолаларын саклаучылар – барсы да җыелды.
“Конгрес мөнбәре” тапшыруы кунагы – “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәес кызы Идрисова фестивальгә, бәйгегә кабул ителгән эшләргә нәтиҗәләр ясый. Бәйге эшләрен караганда жюри иң беренче нәрсәләргә игътибар иткән, катнашучыларга нинди таләпләр куелган? Бу сорауларга җавапны тапшыру барышында ишетерсез.