Исегезгә төшерәбез, Данис Шакиров җитәкчелегендәге делегация 5-7 февраль көннәрендә эш сәфәре белән Маскат шәһәрендә булып кайтты. Биредә өченче Халыкара бердәмлек фестивале узды. Данис Шакиров Омандагы Россия посолы Олег Владимирович Левин белән фестиваль кысаларында уза торган Халыкара күргәзмәне ачып җибәргән иде. Мәгълүм булганча, 2026 нчы ел Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы итеп игълан ителде. Шуның кысаларында, ел дәвамында чаралар билгеләнде. 5-7 февраль көннәрендә Маскат шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы белән берлектә «Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе оештырган “От Волги до Залива: Живое искусство Татарстана” дип исемләнгән күргәзмәдә XIX гасыр ахырлары, XX гасыр башындагы татар костюмнарының реконструкцияләре, татар шамаилләре һәм үзебезнең милли ризыкларыбыз, милли ашларыбыз тәкъдим ителде.