tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Пенза өлкәсендә “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышы

ВИДЕО: Пенза өлкәсендә “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышы

Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы һәрдаим үзенең яңа проектлары, заманча эш алымнары һәм ил күләмендә күп кырлы эшчәнлек алып баруы белән сокландыра.

Үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм яңа элемтәләр урнаштыру максатыннан “Ак калфак” оешмасы быел үзенең күчмә утырышын Пенза өлкәсендә уздырды. Илебезнең 16 төбәгеннән, Татарстанның 27 районыннан һәм Үзбәкстанннан җыелган гүзәл ханымнар ике көн дәвамында төбәкнең татар авылларында булып мәктәпләрдә, балалар бакчаларында укыту-тәрбия эшчәнлеге белән таныштылар, гаилә кыйммәтләрен саклау буенча оештырылган байтак чараларны карадылар.

“Халкыбызның рухи мирасы” дип аталган Бөтенроссия җыеныннан Рамис Сафин репортажы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*