tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Рафис Гаптелганиев: “Усал да була беләм мин, юаш та…”

ВИДЕО: Рафис Гаптелганиев: “Усал да була беләм мин, юаш та…”

“Дөнья” студиясендә кунакта – популяр җырлар авторы Рафис Гаптелганиев. Ул тумышы белән Апас районының Зур Болгаер авылыннан. Хәзерге вакытта Рафис Гаптелганиев җырларын Салават Фәтхетдинов, Зөһрә Шәрифуллина, Бәширә Насыйрова, Габделфәт Сафин, Раяз Фасихов һ.б. җырчылар башкара. Һәм әлеге җырлар тиз арада популярлык яулап төрле фестиваль-конкурсларда җиңү яулый.

2012 елда  Раяз Фасихов башкаруында “Тукта вакыт”, Илнах Бах башкаруында “Яныңа барам әле”, Илдар Әхмәтов башкаруында “Чын күңелдән” җырлары “Татар җыры” конкурсы лауреатлары булды. 2015 елда Илнар Сәйфиев башкаруында “Сиңа барам” җыры ТНВ каналы һәм “Болгар” радиосы конкурсы лауреаты булды.

2020 елда Гүзәл Идрисова белән иҗат иткән “Әни күлмәге” җыры ТНВ каналының милли премиясе лауреаты булды. 2021 елда “Яшь йөрәкләр” конкурсында “Алыштырмам кичүләрдә атларны” җыры лауреат исемен яулады.

2022 елда Айгөл Бариева башкаруында “Сагынулар көчәя” җыры “Яңа Татар җыры” бәйгесендә махсус премия алды. 2023 елда Илсаф башкаруында “Язлар көтеп яшим” җыры “Яңа Татар җыры” бәйгесендә махсус премиягә ия булды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*