Рамил Шарапов өчен пандемия чоры иҗат юлының яңа юнәлешен ачты. Үзизоляция вакытында ул тамашачыга инстаграм аша яңа герой – Шарапҗанны тәкъдим итте. Халык тормыш проблемаларын юмор аша җиткерүче әлеге мыеклы абзыйны җылы кабул итә. Видеоязмаларны көтеп тора башладылар. “Дөнья” студиясендә Рамил Шарапов үзенең иҗаты белән якыннанрак таныштырыр.