Аның мул уңышын күптән түгел уздырылган Кабак бәйрәмендә тәкъдим иттеләр. Яшелчәнең иң зурысы Һадиевлар гаиләсенеке булып чыкты. Аларның кабагы 90 киллограмнан артып киткән. Сабада бәйрәмне 20 ел үткәрәләр. Күпләр әлеге яшелчәне шушы фестивальдә катнашу өчен генә булса да утырта башлаган. Тиз үсә, каравы артык мәшәкатьле түгел, кешегә дә, хайваннарга да файдалы диләр.