Самара өлкәсе мөселманнарының диния Назарәте озак еллардан бирле Рамазан ае тәмамланып көннәр җылынгач балалар өчен махсус зур бәйрәм оештыра. Өлкә мөфтие Талип хәзрәт Яруллин белдергәнчә, динебезгә хөрмәт һәм ихтирам хисләрен сабый чактан ук башларга кирәк.
Самара шәһәренең җәмигъ мәчете янында узган быелгы бәйрәмнең кайбер мизгелләре Рамис Сафин репортажында.