Алар еллар дәвамында дөнявый бәйрәмнәр белән бергә дини йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне дә саклап көн итәләр. Биредә һәр бәйрәмне дә зурлап, күп кеше катнашында, тирә-күрше төбәкләрдән мәртәбәле кунаклар чакырып уздыру да матур бер гадәткә кергән. Сүзебез Сарытау шәһәрендә узган Корбан бәйрәме хакында бара.