tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Шыгырдан авылында республика Сабан туе узды

ВИДЕО: Шыгырдан авылында республика Сабан туе узды

Гадәттә, без Чувашстан татарлары, Шыгырдан дигәч, беренче чиратта эшмәкәрлек белән шөгылләнүче, тырыш, уңган бай татарларны күз алдына китерәбез. Анысы дөрестән дә шулай шул, ләкин алар яхшы итеп эшләү, эшмәкәрлектә кәсеп итү белән генә чикләнмичә күркәм итеп халкыбызның борынгы йолаларын саклауда, милли бәйрәмнәребезне оештыруда да күпләргә үрнәк булып торалар.

Безнең бу төбәктәге үз хәбәрчебез Рамис Сафин узган якшәмбе көнне Шыгырдан авылында үткән республика Сабантуенда булып моңа тагын бер кат инанып кайтты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*