Гүзәлия Гыйльметдин кызы Гатауллина Ханты-Манси автономияле округында яшәүче татарлар арасында билгеле кеше. Ул актив, тынгысыз булуы белән аерылып тора. Советский шәһәрендәге “Малышок” балалар бакчасында ашханә хезмәткәре булып эшли. Кулыннан килмәгән эше юк. Чигә, бәйли, җырлый. Үз осталыгын башка хатын-кызларга да өйрәтә. Советский районының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасын җитәкли.
Милләтпәрвәр ханымны чын күңелдән 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Саулык, зур уңышлар, гаилә иминлеге телибез. Әлеге видеоязмада Гүзәлия Гатауллина башкаруындагы җырны тыңлый аласыз.