Илебездә барган бүгенге көндәге вәзгыять күпләр тормышына зур үзгәрешләр кертте. Кукмара районында һәм күп кенә авылларда яшәүчеләр үз теләкләре белән хәрбиләребезгә көчләреннән килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар. Шулай ук актив рәвештә хәйрия концертлары да оештырыла.