
Утырышта катнашучылар фикеренчә, татар халкы үз мәдәнияте белән иң алдынгы халыклар дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш. Моның өчен опера һәм балет театрының халыкчан булуы, музыкаль театрны оештыру кирәк. Стратегиядә шуны да күзалдында тоту сорала.
Фикер алышучылар арасында таяну ноктасын эзләүчеләр, чит төбәкләрдә татар мәктәпләре, балалар бакчаларын ачу юлларын ничек табарбыз ,дип уйланучылар да бар. Утырышта катнашучы яшь буын үз тәкъдимен җиткерә. Ярдәмгә татар берләшмәләре килергә мөмкин. Стратегиядә аларны үстерүгә дә игътибар булсын иде, диләр.
Татар дөньясы өчен тарихи документның нинди телләрдә булырга тиешлеге хакында да фикерләр яңгырады. Аның белән киләчәктә өч телдә танышу мөмкин булачак.