21 май көнне Казан шәһәренең А.Алиш исемендәге 20нче гимназиясендә “Татар малае — 2018” бәйгесенең финал өлеше булып узды. “Татар малае -2018” исеменә Казан шәһәре районнарының балалар бакчасында узган сайлап алу турларында җиңүче 6 малай көч сынашты. 5-7 яшьлек малайлар «Визит карточкасы», «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», «Оста балыкчы» һәм «Татар халык йолалары» дигән этапларда ярыштылар.
Бәйге нәтиҗәләре буенча:
Фәрхәт Гарәфиев (366нчы балалар бакчасы) — Гран-при;
Илназ Борһанов (67нче балалар бакчасы) “Иң уңган малай”;
Алмаз Камалиев (3нче балалар бакчасы) “Иң зыялы татар малае”;
Әмир Мозаффаров (50нче балалар бакчасы) “Милләтпәрвәр”;
Аслан Миргаязов (54нче балалар бакчасы) “Сәхнә остасы”;
Мостафа Закиров (103нче балалар бакчасы) “Иң зыялы татар малае” – дигән исемнәргә лаек булдылар.
Чара Бөтендөнья татар конгрессы, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы ярдәме белән оештырылды. Бәйге быел тәүге тапкыр уздырылды.