«Татар сүзе» бәйгесе татар телен һәм әдәбиятын пропагандалау, татар халкының классик шигърият дигән тирән, бай тарихи-мәдәни хәзинәсен саклап калу, милли мәдәният өлкәсендә китапның урынын һәм әһәмиятен билгеләү, нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау, аларга ярдәм итү һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү юнәлешендә зур әһәмияткә ия.