Ятаган – борынгы төрки уен коралы. Аны әүвәл заманнарда шаманнар, димчеләр кулланган, ди “Сорнай” фольклор ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйләҗев. Җиде аһәң сүзен аңлата торган уен коралына кушылып дастан, бәет яңгыратучы осталар булган. Ятаган үзенчәлекле – музыкант аны җаны-тәне белән яратса гына матур көйләр чыгарырга мөмкин.