Кичә Казанда татар токымлы 6 ат зур юлга кузгалды. Алар 38 көн дәвамында Россиянең 8 төбәге аша узып, милләтебезнең затлы нәселле токымын тәкъдим итәчәк. Бу үзенчәлекле йөреш Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән оештырыла. Ул 2019 елда татар токымлы бу атларны үзебездә үрчетү максатын куйган иде. Аларның нинди өстенлеге бар? Һәм халкыбызның нинди сыйфатларын чагылдыралар?