tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Тәтеш районының Зур Әтрәч мәдәният йорты “Татарча диктант” акциясендә катнашты

ВИДЕО: Тәтеш районының Зур Әтрәч мәдәният йорты “Татарча диктант” акциясендә катнашты

Бүген 15 ноябрь көнне Зур Әтрәч мәдәният йортында, урта буын һәм өлкән яшьтәге кешеләр “Татарча диктан” акциясендә катнашты.
Быел чара Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган иде.
Туган телне саклау һәм үстерү — безнең җәмгыятьтә иң мөһим бурыч. Мондый акцияләр мәдәнияткә һәм милли традицияләргә кызыксынуны арттыра, милләтара татулыкны ныгытуга ярдәм итә.

«Татарча диктант»та катнашучылар татар милли киемнәреннән килде. Бу аларның мәдәни чыгышын һәм халык традицияләренә хөрмәт күрсәтүен ассызыклады.
Катнашучылар диктантка үз вакытларының бер сәгатен багышладылар һәм алмашка татар телен белүләрен тикшерү мөмкинлеге генә түгел, милләт белән бердәмлекне тою мөмкинлеге дә алдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*