Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының беренче спектакле ТАССРның Питрәч районы Шәле авылында 1933 елның 6 ноябрендә уйнала. Бу уңайдан Тинчурин театры Шәле авылы мәдәният йортында истәлекле һәм тарихи көнне яңарту максатыннан «Сез үткән юллардан!» дип аталган театраль кичә үткәрде. Әлеге чараны оештыручы — театр музее җитәкчесе Розалия Чабатова.