Кайбер гаиләләр туган теленә күз йомганда, бүген нәкъ менә туган тел укытучылары аны саклауга үз өлешен кертә. Сәгатьләр саны кимесә дә, укытучының дәрәҗәсе төшсә дә, – алар сабак бирә. Бүген республикада 3 мең 200 татар теле укытучысы бар. Аларның портретын ясасак, ул һичшиксез хатын-кыз образы булыр иде. Уртача яше 40та. Күпчелегенең эш тәҗрибәсе 11 елдан артык. Туган тел укытучысы бүген нинди уйлар белән яши? Нәрсәне үзгәртергә тели?