Һәр елдагыча, бу көннәрдә Ульяновск өлкәсендә “Тукай айлыгы” бара. Ул шагыйрь туган көнне, 26 нчы апрельдә башланды. Аның кысаларында төбәкнең балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә язучылар белән очрашулар, әдәби-музыкаль кичәләр һәм һәртөрле конкурслар уза. Аларның кайберләрендә хәбәрчебез Рамис Сафин да булып кайтты.