Балалар – аңа иҗат өчен илһам бирә. Түбән Кама тәрбиячесе гадәти булмаган курчаклар тегә. Уенчыкларны Гөлкәй Вильданова дәрес барышында куллана. Һәрберсенең үз йөзе бар, образына карап кием-салымын да сайлый. Аларга карасаң: геройлар, әйтерсең лә, тере җаннар. Моның шулай икәненә безнең иҗат төркеме дә инанды.