Республиканың татарлар яшәгән төбәкләрендә милләттәшләребез театр сәнгатен ярата, коллективлар ел саен репертуарларын яңартып тора. Моңа шулай ук Удмуртиянең Татар иҗтимагый үзәге оештырган “Зәңгәр шәл” фестивале дә моңа этәргеч бирде. Быел театр сөючеләрне 22 мартта Халыклар дуслыгы йортында бик кызыклы вакыйгалар көтә.