Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстан татарлары белән очрашу узды. Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. Башкортстаннан килгән милләттәшләребез “Уфа-Казан арасы” дип исемләнгән махсус программа белән Республикабыз буенча сәяхәт итеп йөриләр.