4 октябрь көнне Уфа шәһәренең «Триумф Уфа» манежында татар футболы буенча «Тупаяк» турниры уздырылды. Турнир кысаларында 2014–2015 елда туган балалар, хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары арасында дуслык очрашулары оештырылды.
Чарада катнашучыларны һәм кунакларны Бөтендөнья татар конгрессының спорт программаларын гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Зөфәр Мөнир улы Вәлиәхмәтов сәламләде. Ул проектның Башкортстан Республикасы татарлары өчен әһәмиятен һәм уникальлеген билгеләп үтте.