Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе һәр елны герой-шагыйрь туган 15 нче февраль көнне “Җәлил атналыгы”башлануын игълан итеп аның планын кабул итә. Аның кысаларында шәһәр, авыл мәктәпләрендә, китапханәләрендә, музейларда һәм мәдәният йортларында шигырь кичәләре, язучылар белән әдәби очрашулар , “Батырлык дәресләре”уза. Безнең Ульяновскидагы хәбәрчебез Рамис Сафин быелгы “Җәлил атналыгы” барышында узган кайбер чараларны күреп кайтты.