tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәре мәктәбе 20 еллыгын билгеләп узды

ВИДЕО: Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәре мәктәбе 20 еллыгын билгеләп узды

Узган гасыр азагында республикабыздан читтә- милләттәшләребез күпләп яши торган зур шәһәрләрдә дә татар мәктәпләре һәм балалар бакчалары ачыла башлады. Иң беренче булып шундый белем йорты 1997 нче елда Самара шәһәрендә ачылган булса, аның икенчесе Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә үз ишекләрен ачты. Бүген Габдулла Тукай исемендәге әлеге мәктәп шәһәрдә генә түгел, Ульяновск өлкәсендә дә беренче бишлеккә керә. Аны тәмамлаучылар ел саен 100 % югары уку йортларына керәләр, шуңа күрә дә хәзер анда укырга теләүчеләрне конкурс нигезендә кабул итәләр. Шушы көннәрдә генә Сембер татарларының горурлыгы булган бу мәктәп 20 еллыгын билгеләп узды. Аның тарихы, укытучылары һәм укучылары турында Рамис Сафин репортажы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*