Мәгълүм булганча, 18-19 нчы гасырларда татар авылларындагы мәчетләргә байтак хуҗалык эшләре йөкләнгән була. Мәчет бала тууны, кешенең үлемен теркәп барган, мәдрәсәләр салып анда укытуны оештырган, зиратларны карап, тәртиптә тоткан…Халкыбызның шул еллардагы күркәм тәртип-гадәтләре соңгы елларда кабат тормышыбызга кайта башлады. Безнең хәбәрчебез Рамис Сафин Ульяновск өлкәсенең Сенгилей районы Красный Гуляй бистәсендәге гади бер мәхәллә мисалында мәчетнең күпкырлы эшчәнлеге белән танышып кайтты.