Алар үзләре төрле һөнәр ияләре – кемдер укытучы, кемдер эшмәкәр, икенчеләре исә мәдәният хезмәткәре, өченчесе табиб, араларында хәтта мәчет имамы да бар… Ләкин аларны китап уку, әдәбиятны ярату, шигырь язу кебек иҗади халәт берләштерә. Сүзебез Ульяновск өлкәсенең татар язучылары берләшмәсе хакында бара. Узган ел әлеге оешма төбәкләр арасында беренчеләрдән булып, Татарстан язучылар берлеге бүлеге статусына ия булды. Сембер татар язучылары һәм әлеге бүлекчәнең эшчәнлеге хакында Рамис Сафин бәян итә.