Агымдагы елны Бөтендөнья татар конгрессы “Шәхесләр елы” дип игълан иткән иде. Аның кысаларында Татарстанда гына түгел, кан-кардәшләребез яши торган байтак төбәкләрдә милләт тарихында якты эз калдырган шәхесләр турында китаплар чыгарылды, истәлек такталары куелды, бюстлар ачылды, фәнни-гамәли конференцияләр узды.
Ә Ульяновск татар мәдәният Үзәге исә халкыбызның танылган сәнгать осталары хакында әдәби-музыкаль кичәләр, искә алу чаралары, очрашулар үткәрде. Ел дәвамында шундый җыр-моңга бай кичәләр Татарстанның халык артистлары Хәния Фәрхи белән Әлфия Афзалова багышланган булса, чираттагысы халкыбызның сөекле җырчысы Флера Сөләйманова истәлегенә иде. Ульяновскидагы яңа башлангычның кайбер мизгелләре Рамис Сафин репортажында.
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Ульяновск шәһәрендә халкыбызның танылган җырчысы Флера Сөләйманованы искә алдылар