tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Ульяновск шәһәрендә патриот-шагыйрь М. Җәлилгә багышланган чаралар уза

ВИДЕО: Ульяновск шәһәрендә патриот-шагыйрь М. Җәлилгә багышланган чаралар уза

Бүген Татарстанда гына түгел, илебезнең байтак төбәкләрендә герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышлап бик күп чаралар булды. Кайдадыр батырлык дәресләре, шигырь кичәләре, әдәби очрашулар үтсә, Ульяновскида исә шагыйрьгә багышлап Татар мәдәният үзәгендә беренче тапкыр “Җәлил көне” узды. Иртән балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр шагыйрьнең шигырьләрен төрле телләрдә сөйләделәр, аннан соң “Батырлар эзеннән” дигән рәсем бәйгесенә йомгак ясалды, ә “Җәлил көне” шахмат буенча өлкә беренчелегенә традицион турнир белән тәмамланды. Герой шагыйрьгә багышланган чараларның кайбер мизгелләре һәм катнашучылары хакында безнең бу төбәктәге хәбәрчебез Рамис Сафин материалында.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*