Агымдагы ел Россиядә “Гаилә елы” уңаеннан Ульяновскида узган быелгы өлкә сабантуй бәйрәме тулысы белән татар гаиләсенә багышланды. Анда яңгыраган шигырьләр, җырлар да, районнардан килгән татар утарлары барысы да гаилә кыйммәтләренә, шәҗәрәләргә, әти-әнигә атап әзерләнгән иде. Бу көнне күп балалы гаиләләрне, 50, 60, 65 ел бергә гомер иткән парларны зур сәхнәдән котлап аларга мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Өлкә губернаторы Алексей Русских катнашында узган Сембер сабантуеннан Рамис Сафин репортажы.