Уральскидагы милләттәшләребез пандемиядән соң, беренче тапкыр җыелды. Шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салдылар, Тукайның шигырьләрен укыдылар, рәсем конкурсына нәтиҗә дә ясадылар. Бу хакта Казахстан республикасының Уральск шәһәрендәге Г.Тукай музее директоры М. Баһаветдинов хәбәр итте.